Актанышта Мөселман балалары өчен Сабантуй узды

2017 елның 14 июле, җомга

Бүген, 14 июль көнне Актанышның Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда  мөселман балалары өчен  Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм югары дәрәҗәдә әзерләнгән, дип бәяләде килгән кунаклар. Аллаһның рәхмәте белән көне дә аяз, җылы, җиләс булды. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачты, әби-апалар, түбәтәйле агалар бер-берсе белән күреште, аралашты. 

Бәйрәмдә район хакимияте вәкилләре һәм районыбыз кунаклары да катнашты. Болар - ТР Президентының дини оешмалар эшчәнлеге идарәсенең баш киңәшчесе Илдар Салахов, район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, район башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Дилбәр Әнварова һ.б.

Бәйрәм Коръән сүрәләре уку белән башланып китте, районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин матур, тыныч киләчәк теләп дога кылды. Сабантуй кысаларына озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәтләре өчен Пучы авылы имам-хатыйбы Әхмәтов Дамир Вәлиәхмәт улы, Актаныш муниципаль районының “Ак сакаллар” җәмгыяте җитәкчесе Гәлләмов Ләес Муллагали улы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Шулай ук  районыбыз халкына дини тәрбия бирүдә алып барган актив эшчәнлекләре өчен Гәрәева Дилбәр Дилфат кызы, Гарифуллина Сумия Хәләф кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнделәр. Бүләкләнүчеләрне район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итеп, рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

Соңрак милли уеннар башланды - чүлмәк вату, милли көрәш, кашык белән су ташу, кул көрәше һ.б. Шул ук вакытта иң матур Коръән сүрәләрен укучыны да билгеләделәр. Балалар уеннарда теләп катнаштылар, җиңүчеләр бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International