Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, районыбыз ветераннары инициативасы белән ачылган "Хәтер бакчасы"нда өлкәннәребез ел дәверендә даими шефлык итә.
Чираттагы өмә 2017 елның 12 июлендә узды. Парк коймалары буялды, бакча чүптән чистартылды, чәчәкләр өстәп утыртылды. Аскы Актаныш авыл халкы өчен ял итү урыны тәртипкә китерелде.