Кәзкәй мәдәният йорты каршындагы яланда балалар белән "Без - бакча сакчылары" исемле бәйрәм оештырылды. Шулай итеп, бар икән ул авылның бакчасында карачкы. Булмаган икән аның беркеме дә. Кешеләр яз җиткәч карачкыга иске киемнәр кигезәләр дә бакчага чыгарып куялар. Ә инде көз җиткәч, аның кирәге калмагач, сарайга кертеп куялар. Ялыккан карачкы берүзе бакчада басып торып. Эндәшүче, исәнме диюче дә юк, хәлләрең ничек дип тә сорамыйлар.
Шулай итеп ул башка иптәшләрен җыеп бәйрәм ясарга була. Әлеге әкият - тамашага авылның барлык балалары карачкылар алып килгәннәр иде. Әлеге карачкыларга кагылсаң, алар үзләрендә бик күп серләр саклый икән. Чөнки алар күпне күрә, күпне ишетә. Балалар карачкыга бәйле төрле хәрәкәтле,җырлы- биюле "Эшләпәле", "Кулъяулык салыш" һ.б. уеннарда катнаштылар,карачкы турында шигырьләр сөйләделәр, һәрберсе үзенең карачкысы белән таныштырды. Тамашачы буларак авылның өлкәннәре, әти - әниләре дә килгән иде. Әлеге чара җәйге каникул вакытында балаларны җыеп ялларын файдалы, күңелле үткәрү, бер - берсе белән аралашып төрле мәдәни чараларда катнашу өчен үткәрелде.