4 июль - халыкара әсир дельфиннар көне. Июль аеның беренче атнасы әсир – дельфиннарны яклау һәм саклау атнасы. Бу көнне экологлар дельфиннарны варварларча тотуга һәм алар исәбенә баюга каршы төрле акцияләр уздыралар. Дельфиннар - хайваннар арасында кеше белән аралашуга теләп бара торган бердән – бер хайван. Алар кеше кебек зур акылга ия. Аларның бу сыйфатларын медицинада, күңел ачу бизнесында, хәтта хәрби максатларда да файдаланалар. Әмма көннән көн күбрәк кеше дельфиннарның урыны тоткынлыкта түгел, ә иректә икәнлеген аңлый башлады. Дельфиннар уртача 25 – 50 ел яшиләр, ә тоткынлыкта аларның гомер озынлыгы бары 2 елдан 6 елга кадәр генә! Шуңа күрә, аларның кайбер төрләре Кызыл китапка кертелде. Россиядә дельфиннарны аулау 1965 елдан тыелды.
10 июль көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе мәдәният паркында дельфиннарны яклау буенча акция уздырды. Акция “Акыллы кече туганнарыбыз саклыйк!” Акциядә 2 санлы Актаныш урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында ял итүче балалар катнашты. Дельфиннар турында балаларга төрле вакыйгалар сөйләдек. Ничек алар турында борынгы заманнан ук төрле риваятьләр тууы, ни өчен алар шулкадәр акыллы һ.б.лар турында балалар кызыксынып тыңладылар. Иректә туган дельфиннарның хәзерге вакытта тоткынлыкта булып, кешеләр аларны акча өчен төрле күңел ачу программаларында кулланулары аяныч вакыйга.
Балаларга бу чара бик ошады. Алар кабат – кабат тагы дельфиннар турында сөйләргә куштылар. Без реаль вакыйгаларга таянып төшерелгән “Дельфин тарихы” дигән кино карарга тәкъдим иттек. Балалар диңгез хайваннарына кагылышлы табышмакларга җаваплар бирделәр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)