Үзәк китапханәнең “Илһамият” клубы районыбыз мөслимәләре белән бергәләп, 7 июль көнне уку залында “Яулык бәйләү серләре”дигән темага мастер-класс уткәрде. Шушы темага багышлап дәрес уздырылды. Коръән китабыннан, яулык бәйләүгә кагылышлы сүрәләр буенча фикер алышу булды. Элек һәм хәзер калфак кию модасына кагылышлы мәсьәләләр яктыртылды. Мөслимәләребез килгән кунакларга яулык, палантин бәйләү серләрен өйрәттеләр. Мастер-класс барыбызга да ошады, киләчәктә дә җыелырга сөйләштек.



.jpg)