Авыл кешесе печән белән тәэмин ителергә тиеш!

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

4 июльдә узган терлек азыгы әзерләүгә кагылышлы киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Фаил  Камаев халыкны  печәнле итү мәсьәләсен фермерлар аша хәл итеп була дип белдерде.  Печән кирәк кешеләр үзләренең авыл башлыкларына мөрәҗәгать итә алалар. Фермерларда сыйфатлы печән бар. Хәтта өйгә кадәр китереп бирү мөмкинлеге дә каралган. 

"Күп очракларда нәкъ менә терлек азыгы җитмәү проблемасы шәхси секторда терлек баш саны кимүгә китерә.  Авыл кешесе печәнсез калырга тиеш түгел, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International