XIV "Сәламәтлек" авыл Спартакиадасы кысаларында, Әлмәт шәһәрендә авыл районнары командалары арасында шахмат уеннары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда барлыгы республикабызның 19 районыннан 80 якын шахматчы катнашты.
Ярышларда Актаныш районыннан да спорт сөючеләр катнашты. Нәтиҗәләргә килгәндә, хатын-кызлар арасында райондашыбыз Айгөл Адиева 1 урынны яулады. 2 нче һәм 3 нче урыннарны Саба һәм Әлмәт районнары бүлеште. Ир-атлар арасында 1 урынны Әтнәдән Ирек Сабиров яулады, 2 урында Кукмарадан Александр Васильев, ә 3 урынны Актаныштан Ригинат Нүриәхмәтов яулады.
Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча Актаныш районы 1 урында, 2 нче урында Саба районы командасы, ә 3 нче дә Әтнә районы җыелма командасы.