Россия халкы Яңа ел каникулларын үзгәртүгә каршы

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Россия халкы Дәүләт Думасы депутатларының озын кышкы каникулларны үзгәртү тәкъдименә уңай караш белдермәгән. Илнең 1600 кешесеннән сораштыру үткәреп, Superjob тикшеренү үзәге шундый фикергә килгән. Сораштыруда катнашучыларның 70 проценты әлеге идеягә каршы булуын җиткергән. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Искәртеп үтик, парламентның түбән палатасына Яңа ел каникулларын эш көне булмаган исемлектән чыгара торган канун проекты кертелгән иде. Документ нигезендә, ике генә ял көне кала: 31 декабрь һәм 1 гыйнвар. Ә алмашка депутатлар 18 март – Кырымның Россия белән кушылу көнен һәм 7 ноябрь – Октябрь революциясе көнендә эшләмәүне тәкъдим итәләр.

Шулай да, аерым тәкъдим итеп, 31 декабрьне өстәмә ял көне итүне күпчелек ватандашларыбыз хуплаган. "Ул көнне барыбер беркем дә эшләми, эшләгән кыяфәт чыгарып кына йөри”, – дип шәрехләгән күбесе.

18 мартны – Кырымның Россия белән кушылу көнен рәсми ял көне итүгә җавап бирүчеләрнең 40 проценты гына риза. Ә 7 ноябрьне ял көне итеп яңадан кайтаруга 56 процент кешедән хуплау алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International