Татарстанда бер ай эчендә сөт күләмен иң күп арттырган районнар мәгълүм булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 26 июньгә булган оператив мәгълүматлары буенча, ай башы белән чагыштырганда, Актаныш районында сөт күләмен 10 тоннага арттырганнар. Чистайда күрсәткечләр – 9,4, Азнакайда – 9, Балтачта – 7,5, Арчада – 6,8, Мөслимдә – 6,3, Питрәчтә 5,6 тоннага арткан.
Сөт җитештерү күләмен киметкән районнар юк. Республика буенча артым 140,7 тонна тәшкил итә.
Актаныш районы авыл хуҗалгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сөт күләме артуның сәбәпләре берничә булуын белдерде.
“Беренчедән, без терлекләрне ашатуда яңа технологияләр куллана башладык һәм бу юнәлештә камилләшү буенча ныклап эшлибез. Малларны вакытында җәйге лагерьларга чыгару да үз нәтиҗәсен бирә. Шуның өстенә, Венгриядән 130 баш нәселле сыер кайтарттык. Сөт арттыруда генетика буенча эшләү дә мөһим. Хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү юнәлешендә дә шактый эшләр башкарылды”, – диде идарә җиткәчесе.
Дәниф Харисов сүзләренчә, быел Актаныш районы терлекчеләре каршында аена 200 тонна сөт савып алу максаты куелган. Хәзергә район көн саен 180 тонна сөт тапшыра.