Татарстан синоптиклары яшен һәм җил көчәюе турында кисәтә

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары начарлану турында хәбәр таратты.

Бүген, 26 июньдә, көннең икенче яртысында һәм кичен республикада урыны белән һәм Казанда яшен һәм көньяк-көнбатыш җилнең көчәюе көтелә.

Җил көче секундына 15-18 метрга ( Казанда - 16 метрга) кадәр җитәргә мөмкин, дип билгели Татарстан Гидрометеорология үзәге. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International