Сабантуйга бүләк җыю

2017 елның 24 июне, шимбә

Бүгенге көннәрдә авыл җирлеге Сабантуйга әзерләнә: ихата-курасын җыештыра, койма-капкасын буей, кунаклар чакыра, кыр батырларын билгели,  көрәшчеләрен барлый, бүләкләрен әзерли. Яшь киленнәрнең чиккән сөлгеләре, өлкән апалар бәйләгән матур яулыклар, авылга кайткан кунакларның  кызыклы бүләкләре бәйрәм кәефе тудыра, күңелне җилкендереп, Сабантуй мәйданына ашкындыра. Матур итеп бизәлгән атларда баянчы егет янәшәсендә  егет–кызлар Сабантуйга бүләк җыялар, авыл халкын бәйрәмгә чакыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International