Муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның Ураза Гаете белән котлавы

2017 елның 23 июне, җомга

Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!

Сезне барыгызны да Рамазан гаете белән тәбрик итәм. Мөбарәк бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршылыйк.

Аллаһы Тәгалә Үзенең бетмәс байлыкларын, тынычлык, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек-иминлекләрен, шулай ук туганлык җепләрен һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен һәр гаиләгә һәм бөтен җәмгыятькә иңдерсә иде. Рамазан гаете мөбарәк булсын! 

Ураза бәйрәме барлык мөселманнарга да җан тынычлыгы, шатлык һәм игелек бүләк итсен. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International