Бүген, 23 июньдә Актаныш районының Доха күле буенда балык тотучылар бәйгесе узды. Районыбыз өлкәннәре катнашкан әлеге бәйгене оештыруда Актанышның ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, аның урынбасары Лира Хафизова зур көч куйдылар. Иганәчеләр дә читтә калмады, “Нептун” балык хуҗалыгы җитәкчесе Марс Гардисламов, “Юлмартойл” ҖЧҖ җитәкчесе Рәшит Суфиевлар зур ярдәм күрсәттеләр.
Ярышта утызга якын балык тотарга яратучы актанышлы катнашты. Шулар арасыннан иң өлкән балыкчыга 92 яшь! Ул Актаныштан Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс ага Моратов. Әнәс абый җиңәргә дип килмәсә дә, табигатькә чыгу, таныш-белеш белән аралашу үзе бер җиңүгә тиң, дип саный.
Ә хатын-кызлар арасында иң өлкән балыкчыга 72 яшь. Хәмидә апа Хаҗиева балык тотарга бик ярата, шулай булмаса, бәйгенең ике номинациясендә дә җиңү яуламас иде. Ул иң күп балык тотучы (27 балык) һәм иң зур авырлыкта (барлыгы 2580 гр.) балык тотучы дип танылды.
Икенче урында Әхмәтҗанова Розалия 19 балык, өченче Фәйзуллина Гөлүзә 12 балык. Шушы ук номинациядә беренче урын ирләр арасында Хәниф Кадыйровка 10 балык тотты, икенчедә Роберт Кәримов 8 балык, Хайрулла Гарифуллин 5 балык тотты. Ә авырлыкка килгәндә хатын-кызлар арасында икенче урында Розалия Әхмәтҗанова 1440 гр, өченчедә Хөмәйрә Муллагалиева 900 гр. Ир-атлар арасында беренче урын Роберт Кәримовта 630 гр, икенчедә Хәниф Кадыйров 500 гр, өченче урында Хайрулла Гарифуллин 450 гр.
Бәйге барышында иң озын балыкны – 28 см лы табанны - Хөмәйрә Муллагалиева тотты.