Рамазан аенда ифтар ашлары уздыру – борынгыдан килгән матур гадәт. Аларны өйләрдә дә, кафеларда, мәчетләрдә дә оештыралар, мул табын артына зурысы-кечесе җыела. Берничә сәгать дәвамында ашау-эчүдән тыелып торган мөселманнар тәмле ризыкларны авыз итәләр, иңгә-иң басып, җәмәгать намазларын укыйлар, Ислам гадәтләре белән якынрак танышалар, гаилә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыталар.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев да һәр Рамазан аенда Актанышта ифтар ашы оештыра. Быел да 150 кешелек мул табын әзерләнде. Бирегә районыбыз һәм авыл җирлекләре җитәкчелеге, имамнары, мәчеткә йөрүче мөселманнар җыелган иде.
Җәмигъ мәчетендә авыз ачканнан соң, ахшам намазы укылды, соңрак ресторанда мул табыннар артында мәҗлес дәвам итте. Бу милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклау, үстерү төрле иҗтимагый проблемаларны хәл итүгә зур өлеш кертә.