Актаныш Сабан туеның пролог өлешендә Әлфия Авзалова искә алыначак

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

2 июль көнне Актаныш район үзәгендә Сабан туе узачак. Милли бәйрәмне ачып җибәргәндә, 15 июньдә арабыздан китеп барган мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалова искә алыначак. Бу хакта Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова хәбәр итте.

Искәртеп үтик, Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Әлфия Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында ТАССРның Актаныш районы Актаныш авылында дөньяга килә.

Дилбәр Әнвәрова әйтүенчә, Актанышта бер мәдәни чара да Әлфия Авзалованы телгә алмыйча узмый.

“Әлфия Авзалова вафатыннан соң, нәрсәнедер югалткан кебек булдык. Бу сиздерә, авыр, ямансу. Сабан туе мәдәни программасы сценариена Әлфия Авзалованы искә алу өлешен кертергә уйлыйбыз. Башта Әлфия апаның үз тавышы белән берәр җыр куплетын яңгыратып, аннан соң бөтен халыкны аңа кушылып җырлатып, экранда аның фотолары белән искә алачакбыз. “Әлфиябез безнең янда мәңгегә калачак”, дигән сүзләр белән...” – дип белдерде әңгәмәдәш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International