25 июнь көнне сәгать 11.00 дә Актанышның Сабантуй мәйданында мөселман балалары өчен милли Сабан бәйрәме бәйрәме узачак. Биредә барлык теләк белдерүчеләр дә катанаша ала, бары тик оештыручылар тәкъдим иткән берничә кагыйдәне генә истән чыгармаска кирәк: ир-атларга баш киеме кию зарур, ә хатын-кызларга яулык һәм ябулы өс киеме кию тәкъдим ителә.
Сабантуйда балалар өчен уеннар, ярышлар һәм конкурслар оештырылачак. Сабантуйга рәхим итегез!