Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Нәрсә соң ул Сабантуй һәм аның татарлар өчен нинди әһәмияте бар? Сабантуй - чынлап торып массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала. Соңгысы исә, төрле кызыклы һәм көлкеле хәлләр, гомуми берләшүлек, катнашулык атмосферасы тудыра, шуңадыр да бәлки, Сабантуй – татарларның, гәрчә бер татарларның гына да түгел, ә башка халыкларның да, ә хәзер Сабантуйда ул үткәрелүче территориядәге бар халык вәкилләре дә бик теләп катнашалар, - иң яраткан бәйрәме дә.
Быел милли бәйрәмебез Актанышта 2 июльдә, ә авыл җирлекләрендә 1 июль көнне гөрләячәк. Чаллыда — 8 июль көнне, ә Казан Сабантуе 15 июльдә булачак.