«Трактор-Тагылма» операциясе

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

2017 елгы эшләр планы 13.06.2017дән 07.07.2017гә кадәр республикада Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе оештырылды. Күчмә рейдлар барышында Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе инспекторлары тракторларны һәм аларга тагылмаларны, юллар салу техникасын, авыл хуҗалыгы үзйөрешле машиналарын эксплуатацияләре вакытында тикшерәчәкләр. Тикшерү барышында теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуга, дәүләт теркәү тамгасын беркетү урынына, машиналар агрегатлары номерларының документлардагыларга туры килүенә, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде.  
Чара ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ тарафыннан алып барылачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International