“Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда яңа күргәзмә ачылды

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

13 июнь көнне “Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда “Рамазан ае-Коръән ае” дип исемләнгән яңа күргәзмә ачылды.

Дөньяда мөселманнар өчен иң изге китап – Аллаһыдан иңгән Коръән. Башка дин тотучылар да аның иң камил, гадел булуын таныйлар. Алай гына түгел, галимнәр, язучылар изге китапның теленә сокланалар, мәгънәви яктан бөеклеген таныйлар.

Иң беренче Коръән 1530 елны Венециядә басыла. Рәсәйдә Екатерина II фәрманы белән 1787 елда 20 данәдә дөнья күрә. Аның шул чордан калган бердәнбер экземпляры бүгенге көндә Санкт-Петербургта саклана. 1800 елны Казан, Оренбург мөселманнары үтенече буенча, император Павел I Сенат карамагындагы Шнора типографиясен Казан гимназиясенә тапшырырга рөхсәт итә. 1803 елны ошбу типографиядә 1500 данәдә Коръәннең Казан басмасы басыла. Хәзер ул бер генә данәдә калган, Казан университетында саклана. Шул ук типографиядә бер үк вакытта балалар өчен 10 томда Коръән кечкенә форматта да дөнья күрә. Шулай итеп, татарлар Коръәнне саклап калуга һәм таратуга зур өлеш кертәләр. Казан басмасы укырга уңайлы булганлыктан, башка илләрдә дә киң таралган.

“Шәрип Шәймиев музей-йорты”нда ачылган күргәзмәдә төрле елларда бастырылган 20 дән артык экспонат-Коръәни Кәрим, тәфсир китапларын һәм 200 елдан артык тарихы булган Казан басмасы китабының 2016 елда ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан бастырылган Китап белән танышырга мөмкин. Шулай ук каләм ярдәмендә укыла торган Коръән дә күпләр өчен кызыклы ачыш булырга мөмкин.

Күргәзмә ай дәвамында эшли. Музейга рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International