Территорияләрне төзекләндерү, чистарту буенча киңәшмә узды

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Бүген, 13 июнь көнне Актаныш районы хакимиятенең утырышылар залында районыбыз территорисен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район оешма, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында якынлашып килүче милли бәйрәмебез Сабантуйга әзерлек турында сөйләштеләр. Райондагы һәрбер оешмага аерым территория билгеләнде. Шул территориядә бу атнаның җомгасына кадәр өмә уздырып, үскән үләннәрен чабып чистарту бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International