12 июнь – Россия көне. Бу көн 1994 елны Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан, гадиләштереп, Россия көне дип йөртелә башлый.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Иман” ял лагерендә балалар белән берлектә “Без бердәм Рәсәйдә!” дип исемләнгән чара үткәрде. Анда әдәби күзәтү һәм блиц- уен оештырылды. Балалар үзләрен бик актив, китап белән кызыксынучан һәм үз илләренең Ватанпәрвәр икәнлекләрен күрсәттеләр. Китапханәчеләр, үз чиратларынды, аларга истәлекле бүләкләр дә алып килгәннәр иде.