Хосусый милектәге тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник карап чыгу

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Актаныш муниципаль районындагы Хосусый милектәге тракторларга һәм аларга тагылмаларга еллык техник карап чыгу тәмамланды. Бүгенгә тәкъдим ителгән техникадан техник карап чыгу таныклыгын 400 берәмлек алды. Тәкъдим ителмәгән техника буенча 15 күрсәтмә тапшырылды. Гаризалар буенча кабат техник карап чыгулар дәвам итәчәк. Шулай ук бүлек тарафыннан үзйөрешле терлек азыгы җыю техникасына һәм чапкычларга техник карап чыгу уздырылды. Район буенча аларның саны 50 берәмлек. Имин эксплуатацияләүгә һәм гомуми файдаланудагы юлларда йөрүгә аерым игътибар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International