Актаныш районы җитәкчеләре көч сынашты

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

 12 июнь көнне  Актаныш районы җитәкчеләре  мини-футбол турнирында көч сынашты.

Биредә район башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары әлеге спорт төре буенча үзара иң-иңнәрде билгеләде.   

 Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны район башкарма комитет һәм район Советы хезмәткәрләре командасы яулады,  мәктәп директорлары командасы икенче урында,  авыл җирлеге башлыклары командасы өченче урынга чыкты.

Турнир ахырында шулай ук "Иң кыйммәтле уенчы", -"Иң яхшы сакчы", Иң яхшы һөҗүм итүче", "Иң яхшы капкачы" номинацияләрендә дә җиңүчеләр билгеләнде. 

Турнирда катнашучыларны, уенны тамаша кылырга килүчеләрне беренчеләрдән булып район башлыгы Фаил Камаев бәйрәм белән тәбрик итте. Котлау сүзләрен шулай ук “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфак Бариевлар да җиткерде. 

Уеннарга старт бирелгәнче Фаил Мисбах улы спорт өлкәсендә уңышка ирешкән райондашларыбызны хөрмәтләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International