Район башлыгы Фаил Камаев актанышлыларны Россия көне белән котлый

2017 елның 9 июне, җомга

Хөрмәтле райондашлар! Без барыбыз да Россия дигән зур дәүләттә яшибез, шуңа да бу бәйрәм бөтенебез өчен дә кадерле. Күпгасырлык тарихы булган илдә яшәвебез белән барыбыз да горурланабыз. Иксез-чиксез Россиянең төрле почмакларында яшәүче төрле буын, төрле милләт вәкилләрен илебезнең бү­генгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, хокук, ирек һәм демократия кебек кыйммәтләргә тугрылык, татулык хисләре берләштерә. Ватан һәркайсыбыз өчен туган яктан башлана. Без бербөтен күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Бу бәйрәм милли горурлыгыбыз һәм туган илебезгә мәхәббәт хисләрен арттырсын.

Хөрмәтле актанышлылар! Барчагызга да бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Туган төбәгебез хакына куйган намуслы хезмәтегездә уңышлар насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International