Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән "түгәрәк өстәл" формасында очрашу

2017 елның 9 июне, җомга

8 июнь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Актаныш муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән "түгәрәк өстәл" формасында очрашу оештырылды. ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү Үзәге җитәкчесе Равил Сиразеев, район башлыгы Фаил Камаев, район прокуроры Рамил Әскәров, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, шулай ук районыбыз эшмәкәрләре, фермерлары катнашкан әлеге очрашуда районыбызның икътисад үсеше хакында сөйләштеләр.

Бүгенге көндә районда  рәсми рәвештә теркәлгән 493 берәмлек хуҗалык субъекты һәм  541 шәхси эшмәкәр  төрле тармакларда үз эшчәнлеген алып бара. Шулар эченнән:

  • Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр – 208;
  • Акционерлык җәмгыятьләре -6;
  • Кооперативлар ,Кулланучылар җәмгыяте – 7;
  • Дини оешмалар -41
  • Автоном һәм бюджет учреждениеләре  - 155
  • Юридик оешмаларның филиаллары -40
  • Башка төр (прочие) оешмалар – 36

Югарыда санап үтелгән 493 оешмадан 182 се кече һәм урта бизнес  өлкәсенә карый. 541 шәхси эшмәкәрне эшчәнлек алып бару төрләре буенча бүлеп караганда:

  • Авыл хуҗалыгы өлкәсендә – 107
  • Эшкәртү сәнәгатендә – 35
  • Сәүдә өлкәсендә -252
  • Транспорт тармагында -58
  • Төзелештшә - 11
  • Профессиональ-фәнни, техник өлкәләрдә -20
  • Белем биру, сәламәтлек саклау, культура, спортта -8
  • Кунакханә, гомуми туклану (кафелар) -8
  • Күчемсез милек, страхование, информацион технологияләр – 11
  • Халыкка хезмәт күрсәтү, башка төр хезмәтләр белән 31 шәхси эшмәкәр үз эшен алып барып   район икътисадын  үстерудә һәм халыкны эш белән тәэмин итүдә үзләренең бәяләп бетергесез өлешләрен кертәләр.

Район буенча алганда барлык җитештерелгән Тулаем территориаль продуктның 46,3 % урта һәм кече бизнес структурасына карый.  Эшләүче, экономик актив 5667  кешенең яртысына якыны шәхси бизнес структураларында хезмәт куя.

Эшмәкәрлек белән шөгылләнергә теләүчеләргә дәүләт төрле яклап  үз ярдәмен күрсәтә -  яңа гына эшен башлап җибәрүчегә грантлар, материаль-техник базаны ныгытуга, техника алганда бирелүче субсидияләр, банк процентларын субсидияләү һәм башка төрле ярдәмнәр каралган.

Шулай ук районыбыз  эшмәкәрләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2015 елда 19млн 742 мен, 2016 елда 38млн 164 мен сумлык дәүләт ярдәменнән файдаландылар.

Районда эшмәкәрлек белән шөгылләнергә теләүчеләргә бөтен шартлар да тудырылган,  субсидиялэр, грантлар алуда җирле хакимият тарафыннан тоткарлыклар яисә каршылыклар юк, эшмәкәрлеккә кереп китүчеләргә торле яклап даими ярдәм күрсәтелә. Соңгы елларда гына район үзәгендә һәм авлларда 16 яңа кибет төзелеп, үз эшчәнлеген башлады.  Районда барлыгы 153 ваклап  сату сәүдә нокталары эшли.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International