8 июнь көнне 14.00 сәгатьтә "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Актаныш муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән "түгәрәк өстәл" формасында очрашу оештырылды. ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү Үзәге җитәкчесе Равил Сиразеев, район башлыгы Фаил Камаев, район прокуроры Рамил Әскәров, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, шулай ук районыбыз эшмәкәрләре, фермерлары катнашкан әлеге очрашуда районыбызның икътисад үсеше хакында сөйләштеләр.