Спорт сөючеләрне бәйрәм чарасына дәшәбез!

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

12 июньдә Россия Көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу көнне бөтен ил буенча төрледән-төрле чаралар узачак. Актаныш районы да читтә калмаячак. 12 июньдә Актаныш технологик техникумының универсаль спорт мәйданчыгында районыбыз җитәкчеләре арасында мини-футбол турниры узачак. Ярышлар 10,00 сәгатьтә башланыр дип көтелә. Биредә район башкарма комитет һәм Совет хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, авыл җирлеге башлыклары көч сынашачак. Чараны тамаша кылырга һәркем килә ала, рәхим итегез! Шулай ук чарада бәйрәмгә багышланган флэш-моб үткәрелү дә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International