Экология елында табигатькә экскурсия

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

    30 нчы май көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсе сәнгать мәктәбе укучылары белән табигатькә экскурсия оештырдылар. Китапханәче балаларга табигатьне, аның байлыкларын сакларга кирәклеген аңлатты.  Укучылар татар халык язучыларының туган җир турында язылган шигырьләрен матур итеп интонация белән сөйләделәр. Соңыннан хайваннар турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, төрле спорт уеннары уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International