Бүген, 31 май көнне 10,00 сәгатьтә Актанышта, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, “Бала коляскалары парады” бәйгесе узды. Бәйгене Актаныш үзәк балалар китапханәсе оештырды.
Бәйгенең төп шарты - катнашучылар балалар коляскасын йөртергә комаучалык тудырмый торган төрле җайланмалар, аксессуарлар кулланып бизәргә тиешләр. Әниләр, әбиләр колясканың бизәлгән темасына туры китереп, үзләре театральләштерелгән костюмнарга киенергә мөмкин иде. Бәйгедә бизәлгән балалар коляскалары, велосипедлар, һәм башка бала утырып йөрү җайланмалары белән әниләр, әбиләр һәм 6 яшькә кадәр булган балалар катнаша алды.
Балалар бәйрәмендә 20 гә якын коляска катншаты, алар төрлечә бизәлгән иде. Җиңүчеләр дип түбәндәге катнашучылар табылды:
I урын - Габдахмановлар
II урын - Мирзаяновлар
III урын – Нәбиевлар гаиләләре.
Җиңүчеләргә диплом, бүләкләр тапшырылды, шулай ук һәрбер катнашучыга да истәлек бүләкләре өләшенде.