Уразада кеше күбрәк үзенең рухи чисталыгы хакында кайгыртырга тиеш — Камил Сәмигуллин

2017 елның 26 мае, җомга

26 май көнне беренче тапкыр тәрәвих намазы укылачак. 27 майда исә мөселманнар беренче көн уразага керәчәк. 24 июньдә уразаның соңгы көне, 25 июнь — Ураза Гаете бәйрәме.

Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме - 198 000 сум. Фитыр сәдакасы – 100 сум һәм 600 сум (соңгысы байлар өчен). 
Бу хакта  ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин игълан итте.

“Уразада кеше күбрәк үзенең рухи чисталыгы хакында кайгыртырга, яхшы эшләр башкарырга, башкарган эшләренә хисап ясарга, телен, әхлаклыгын сакларга тиеш. Ураза тоту гына түгел, ә алдашмаска, ямьсез сүзләр кулланмаска кирәк”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International