24-май көнне Үзәк китапханәнең “Илһамият” һәм “Туган тел” клублары районыбыз мөслимәләре белән бергәләп “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә “Күктәге пар йолдыз кебек дин белән фән тора” дигән әдәби кичә уздырды. Бу кичәдә быел Тукай бүләгенә ия булган Харис Салихҗанның “Дин вә фән. Дөньякүләм дини һәм мәдәни этика нигезләре” дигән китабы тәкъдир ителде. Тарихта беренче тапкыр дин әһеленә Тукай премиясе бирелде. Китап авторы Х. Салихҗан Пушкинның “Пророк” шигырен һәм “Подражание Корану” дигән поэмасын шигьри телдә татарчага тәрҗемә итә.
Кичәдә Пушкинның Коръән белән сугарылган иҗаты яктыртылды. Мәктәп укучылары, аның шигырьләрен укыды, җырларын җырлады.
Нур хәзрәт тарафыннан мөнәҗәтьләр көйләнде.
Кичәдә 1-мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Рахманова, мөслимәләр берлеге җитәкчесе З.Закирова чыгыш ясадылар.
Мөхтәсибәтнең рәхмәт хатына 2-мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э. Камаева һәм журналист Л.Тимирова лаек булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)