Районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады.  Шул уңайдан бүген мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтте. 

Районыбызда  356  9нчы сыйныф һәм 150  11 нче сыйныф укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау шалтырады. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. 

Сәхнә түреннән укучыларны район җитәкчелеге, мөгаллимнәр һәм әти-әниләре тәбрикләде. Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде. Ә алда чыгарылышлар өчен бик җаваплы чор. Бердәм дәүләт имтиханнары һәм зур тормыш юлы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International