Бүген, 24 май көнне район Башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов район хуҗалыкларын карап йөрделәр. Биредә алар һәр хуҗалыкның җәйләүләрендә булып, аларның торышы белән таныштылар.
Хуҗалыклар җәйгә терлек чыгарыр өчен җәйләүләрне иртә яздан ук әзерли башладылар. Территорияләр чистартылган, салам түшәлгән. Торакларда һәм җиһазларда ремонт үткән.
Район җитәкчелеге терлекләргә тудылырган шартларны гына түгел, ә терлекчеләргә, сыер савучыларга да булган уңайлыклар белән кызыксындылар. Һәр хуҗалыкта ферма мөдирләре, эшчеләр белән аралашып булган сораулар буенча киңәшләштеләр.