25 май көнне бөтен Россия мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаячак. Бу - барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә укулар бетүен һәм укучыларның җәйге каникулга таралуын аңлата. Барлык укучылар өчен дә Соңгы кыңгырау бәйрәме көтеп алынган көн.
Әлеге көнне Актаныш районы мәктәпләрендә дә бәйрәм чаралары узачак. Барлык укучы һәм укытучыларны бәйрәм линейкалары, котлаулар, җыр-биюләр көтә. Быелгы уку елын 356 укучы 9нчы сыйныфны тәмамлый, 150 укучы 11 сыйныфны тәмамлый.