Районда балалар катнашындагы юл фаҗигаләрен киметү максатыннан рейдлар уза

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Балалар катнашындагы юл фаҗигаләрен киметү максатыннан ЮХИДИ инспекторлары атна саен балалар бакчалары, мәктәпләрдә була; “Куркынычсыз зебра“, “Әдәпле шофер“, “Күренерлек бул“ кебек рейдлар үткәрә. Монда юл кагыйдәләрен бозучы балалар контрольгә алына, юл аркылы тиешсез урыннан чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып, мәктәпләргә җибәрелә. Шушы ук мәсьәләләр юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында карала, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә юл йөрү тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрелә. Ата-аналар җыелышларында инспекторлар даими чыгыш ясап, иминлек каешларын, балалар өчен махсус урындык-җайланмалар куллану мөһимлеген искә төшерә. 

Район буенча балалар катнашында бу елда 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Фаҗига 24 апрель көнне, Актаныш авылы Ленин урамы буенда килеп чыга: 1987 елгы шофер җиңел автомобиле белән 2009 елгы баланы бәрдерә. Бала хастаханәгә озатыла. Бүген Актаныш эчке эшләр бүлеге тарафыннан тикшерү бара. 

Бу елның 4 ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан юлларында балалар һәм үсмерләр катнашында 141 юл-транспорт һәлакәте булган, шулар нәтиҗәсендә 2 баланың гомере өзелгән, 146сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International