22 майда Иске Байсар урманы янында, гадәттәгечә елда оеша торган, 10 сыйныфта укучы егетләр һәм Актаныш технология техникумының 2 курс студент егетләренең хәрби жыеннары ачылды. Хәрби жыеннарның житәкчесе Амиров Камил Хәмит улы әйтүенчә, районның барлык мәктәпләреннән 50 укучы килгән, көн тәртипләре хәрби комиссариат белән расланган махсус расписание белән хәрбиләрчә оештырылган. 23 май көнне егетләрнен хәрби спорт төрләре буенча нормативлар тапшыруында район Башкарма комитет житәкчесенең мобилизация эшләре буенча житәкчесе Н. Загертдинов, район хәрби комиссариатының чакыру бүлеге җитәкчесе Р. Нафиковлар да катнашты.