Бүген, 17 май көнне Актаныш муниципаль район хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча җитәкчесе Роза Рифкат кызы Килькеева гражданнарны кабул итте.
Кабул итү 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр дәвам итте. Роза Килькеева булган мөрәҗәгатьләрне зур игътибар белән тыңлады, барлык сораулар да аерым контрольгә алынды һәм мөрәҗәгать авторларына закон белән куелган вакытта җаваплар биреләчәк.