Игътибар: кош гриппы!

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

 Татарстан территоричсендә кош гриппы ачыклануы турында хәбәр таралды. Кош гриппы вирусы (гриппның А/H1N1 геномы) диагнозын "Татар төбәкара ветеринария лабораториясе федераль дәүләт учреждениесе 7 майда куйган. Экспертизага төгәллек кертү максаты белән тикшерү материаллары Владимир шәһәрендәге лабораториягә җибәрелгән. Идарә, инфекциянең таралуына юл куймас өчен, ветеринария-санитария чараларын күрүне сорый. Шулай ук кош фабрикасының продукциясен – чебиләрне һәм йомырка, итләрне сатуны чикләргә киңәш ителгән.

 

Кош гриппы – тиз йогышлы көчле авыру. Аны, башлыча, күчмә кошлар тарата. Тавык, күркәләргә бу авыру бик тиз йога. 1997 елда кош гриппының кешеләргә дә йога торган штаммы тарала. 1997 елда Кытайда бу чирне йоктырган кешеләрнең 60 проценты үлә. 2002 елда инфекциядән Голландиядә бер кеше, 2013 елда Кытайда 32 кеше үлеме теркәлә. Инфекцияне йоктырган кошларның 100 проценты дип әйтерлек бу чирдән үлә. Инфекциянең кешедән кешегә йогу очраклары ачыкланмаган, ул бары тик кошлардан гына кешегә күчә. Чирле кош продукциясен ашап инфекцияне йоктырган очраклар ачыкланмаган – 70 градустан югарырак температура кош гриппы вирусы үлә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International