Билгеле булганча, хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр төрле борчулар кичерә. Кайберләре үзләренең яшьтәшләре, әти - әниләре белән уртак тел таба алмый, кайберләре авыр тормыш ситуацияләрендә калалар. Бу авыр тормыш ситуацияләреннән чыгуның дөрес юлларын табу мөһим булып тора.
Ләкин бөтен бала да үзенең эч серләрен, борчуларын дусларына, якын кешеләренә сөйли алмаган чаклары була. Мондый очракларда “Ышаныч телефоны” аша проблемаларыңны хәл итү уңай нәтиҗә бирә. Шуңа күрә, безнең “Игелек үзәге”ндә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 17 майдан “Ышаныч телефоны” эшли башлаячак. “Ышаныч телефоны” на шалтыраткан һәрбер бала, яшүсмер кирәкле киңәш һәм җавап алачак.
Безнең телефон 3 – 02 – 80, 16.15 хәтле эшлибез. Шалтыратыгыз.
– Бөтендөнья балаларның өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122.