Бүген, 15 май көнне Актаныш авылында гомер кичерүче сугыш ветераны Хамидуллин Мирсәет Хамидулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Район Советы Аппараты җитәкчесе райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.
Шулай ук Актаныш авылында гомер кичерүче Нагимова Әгҗибә Әхмәткирам кызына 95 яшь һәм Ильчебай авылында яшәүче тыл ветераны Хаҗиева Халисә апага 90 яшь тулды. РФ Президент Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте.