12 май көнне Актанышта 6 районның медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона туры узды. Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Ютазы, Зәй районнарыннан килгән 250 гә якын ак халатлы шәфкать иясе бердәм җыйналып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Ярышларга старт "Актаныш" спорткомплексында бирелде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, Актаныш районы командасы 1 урынны яулады, 2 урында Ютазы районы командасы, 3 урында Зәй районы командасы.