Актаныш районы паркын төзекләндерү тулы көченә бара

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Актаныш районының Ленин исемендәге паркны төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Бүгенге көндә  төзүчеләр паркта юлга түшәлгән ташны җыеп алу эшләре тулысынча тәмамланган.

Исегезгә төшереп узабыз, агымдагы елның февраль аенда Актанышта Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү буенча проект семинар җыелышы узган иде.  Биредә проект ясау белгечләре белән Актаныш халкы территориянең нинди үзенчәлекләре, проблемалары булу һәм киләчәктә яңартылган паркны нинди итеп күзалларына китерү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International