Яз айлары бәйрәмнәргә бик бай. Әмма шулар арасында иң кадерлесе - Җиңү көнедер. Ачы сугыш дәһшәтен күргән, сугыш ачысын үзе татыган ветераннар гына түгел һәркайсыбыз көтеп ала, чөнки ул йөрәккә иң якыны.
Әйе, быел илебез Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте. "Ул елларның ачы сагышы" дип исемләнгән тантаналы бәйрәмгә сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Ветераннарны бәйрәм белән Актаныш муниципаль районы ветераннар советы җитәкчесе Н. Г. Нурлыев, район вәкиле Н. И. Вакилов, авыл башлыгы М. М. Хөрмәев котладылар.
Бәйрәм балалар бакчасы коллективы, башлангыч мәктәп, кадет - интернат мәктәбе укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. Барлык кунаклар да чәй табынына чакырылды.