10 май көнне Качкын авылында гомер итүче тыл ветераны Хабибуллина Хәтирә Хабибулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. РФ Президент Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Ул Хәтирә Хабибулла кызына изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәч-пакет тапшырды.
Шулай ук Иске Бикчәнтәй авылында гомер кичерүче Садикова Назифа Мингаз кызына 90 яшь тулды. РФ Президент Владимир Путин һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярны Актаныш районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев тәбрик итте. Шулай ук Назифа апа Әтәс авыл җирлеге башлыгы Элвира Насирова исеменнән котлаулар кабул итте.