Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

8 май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Ветераннарны авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов, Актаныш районы администрациясе вәкиле Хамидуллин Р.Ф. тәбрикләде. Авылыбызның имам-хатибы Минәвир хәзрәт һәм аның шәкертләре сугышта үлеп калган һәм кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашлар рухына коръән сүрәләре укып, дога кылдылар. Соңыннан ветераннарны тәбрикләүне  мәктәп һәм детсад балалары дәвам итте. Сугышта һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды, кайта алмый калган һәм сугыштан соң үлгән солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Тантаналы өлештән соң бәйрәм табын артында дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International