Казанда Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

2017 елның 8 мае, дүшәмбе

8 майда 11.00 сәгатьтә Казан шәһәре М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында (1941-1945) Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов катнаштылар.

Әлеге чарага республиканың бөтен районнарыннан 400 дән артык сугышта катнашучы һәм тыл хезмәтчәннәре чакырылды. Шулай ук бәйрәм чарасында Актаныш районыннан делегация катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International