Район башлыгы Фаил Камаев Радио һәм элемтә хезмәткәрләре көне белән тәбрик итте

2017 елның 7 мае, якшәмбе

Хөрмәтле радио, элемтә хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Халыкның тормышын элемтә чараларыннан, радиодан башка күзаллау  мөмкин түгел. Кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, дөнья хәбәрләре белән таныштыру кайсы заманда да актуальлеген югалтмый. Үз вазыйфаларыгызны җиренә җитекереп башкаруыгыз белән сез үзегезгә карата ихтирам, хөрмәт хисе яулыйсыз. Башкарган хезмәтләрегезнең  сыйфаты елдан-ел яхшыра, камилләшә бара.

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, рәхмәтемне һәм изге теләкләремне ирештерәм. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгәисәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар һәм аяз күк йөзе телим. Хезмәтегездә тагын да зуррак уңышларга ирешегез. Киләчәктә дә элемтә, хәбәрләшү чараларына булган ихтыяҗны канәгатьләндереп , тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур тырышлык куярсыз дигән ышанычта калабыз.

Һөнәри бәйрәмегез мөбарәк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International