Мирзамөхәммәт Шәмсемөхәммәт улы Ибраһимов Бөек Ватан сугышы ветераны

2017 елның 5 мае, җомга

Мирзамөхәммәт Шәмсемөхәммәт улы Ибраһимов Бөек Ватан сугышы ветераны.Аның  туган җире - Чалманарат авылы. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә.Хыялы укытучы булу була.Ләкин, көтмәгәндә кабынып киткән сугыш, яшьлек хыялларын челпәрәмә китерә.Унсигезе тулар - тулмас аны фронтның алгы сызыгына бастыралар.Батыр сугышчы була Мирза Ибраһимов.Фронтта бер елга якын гына булырга туры килә аңа.Шул арарда ул,кыюлыгы һәм тәвәкәллеге өчен,Кызыл Йолдыз һәм  I  дәрәҗә Ватан сугышы,Хезмәт Кызыл Байрагы  орденнары кавалеры белән бүләкләнә.1943 елның 2 ноябрендә,үзенә 18 яшь тулган көндә,Днепр өчен барган сугышта ике аягыннанда мәхрүм кала.Ике елга якын Баку госпиталендә дәвалана Мирза ага.Госпитальдә  яткан килеш авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләү өчен инструктор - бухалтерлар хәзерләү мәктәбен тәмамлый.Госпитальдән өйгә кадәр озата киләләр аны.Озата килүнең ике мәгънәсе бар.Берсе - гарип кешегә юл йөрүдә ярдәм итү,икенчесе - әгәр өйдәгеләр кабул итмәсә,кире алып китү.Туганнары аны бик җылы каршы ала.Яңадан да аңа һәрдаим ярдәм итеп торалар.Сугыштан соң өйләнеп җәмәгате Мөсәвәрә белән 11 бала үстерәләр.1985 елны алтмышын түгәрәкләп ялга китү көннәрен санап йөргәндә,  йөрәк түзми,Мирза ага бакый дөньяга күчә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International