Сугыш чоры балаларына багышланган концерт узды

2017 елның 5 мае, җомга

Сугыш беткәнгә дә 72 ел узып бара, әмма аның дәһшәте - көл булган шәһәр, авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әби-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар, шуңа күрә сабыр, нык алар.

5 май көнне Актаныш районы мәдәният сараенда, сабый килеш иңнәрендә сугыш авырлыгын күтәргән сугыш чоры балаларын хөрмәтләү максатыннан, “Балачагымны сугыш урлады” дип аталган кичә үткәрелде.

Кичә башланганчы, мәдәният йортының фойе өлешендә әзерләнгән чәй табыны кунакларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. 

Очрашу-кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнварова үзенең теләкләре белән уртаклашты, чарада катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде. Залда утыручыларны районда, 9 май уңаеннан уздырылучы барлык чараларда катнашырга өндәде. 

Кичә, "Гәрәбә" берләшмәсе тарафыннан әзерләнгән,  сугыш темасына, сугыш чоры кешеләренең фидакарь хезмәтенә багышланган шигырьләр, җырлар, сәхнә күренешләре белән уралып барды.

Бәйрәм кичәсе килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Алар чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International