Батыр даны мәңгелек!

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Еллар уза,дөньяга яңа буын килә.Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Аккүз авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына 504 кеше китә,шуның 390 ы һәлак була,114 е туган якларына исән- имин әйләнеп кайта.

     Галләмов Газизҗан 1941 елда 19 яшедә тулмаган килеш фронтка китә.Бары тик сугыш беткәч кенә, бик каты яраланып, I группа инвалидлык алып туган авылына кайта.Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены,Батырлык өчен медале,Сугышчан батырлык медале,Германияне җиңү медале,Хезмәттәге батырлык медале,Сталинград оборонасы медале,В.И.Ленинның 100 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң 1944 -1957 елга кадәр Аккүз авыл советында председатель һәм секретарь булып ,1958 елдан элемтә бүлегендә эшли.Тормыш иптәше Кайдәфә апа белән 3  бала тәрбияләп үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International